Туймазы шәһәрендә полиатлон буенча республика чемпионаты үтте. Ярышларда республикабыз шәһәрләре һәм районнарыннан 14 команда катнашты. Безнең район җыелма командасы икенче урын алды, ә Вера Исмәгыйлова шәхси зачетта чемпион булды.
Ярышларда катнашучылар биш спорт төрендә үзләренең җитезлекләрен һәм түземлекләрен күрсәтте: пневматик винтовкадан аттылар, 100, 200 һәм 300 метрга йөгерделәр, граната ыргыттылар, 100 метрга йөзделәр. Команданың һәр биш әгъзасының нәтиҗәләре берләштерелде. Ярыш йомгаклары буенча, безнең район командасы, Гафури районыннан (дөнья чемпионаты призеры) гына калышып, икенче урынны алды.
Ә менә хатын-кызлар арасында абсолют беренчелектә шәхси зачетта безнең Вера Исмәгыйловага тиңнәр булмады. Ике километрлык дистанцияне ул 7 минутта үтте.
- Авыррак булды, әлбәттә, чөнки көндәшләр бик көчлеләр һәм яшьрәкләр иде – хәзер районнар һәм шәһәрләр яшь состав алып килә, ә яшьләрнең, белүегезчә, күчләре дә, энергиясе дә күбрәк. Ә без үзебезнең тәҗрибәбез һәм түземлегебез белән алдырганбыздар, мөгаен. Әйтергә кирәк, әлбәттә, җитди әзерләндек - чөнки ярышларда лаеклы чыгыш ясар өчен ныкышмалы, планлы, даими күнегүләр кирәк, - ди Вера Исмәгыйлова.
Менә шундый ныкышмалылык белән эләкте безнең спортчыларыбызга чираттагы җиңү. Ә чемпионатның нәтиҗәләре XXVII БР Авыл спорт уеннары исәбенә керде. Шуңа күрә без анда да югары урында барабыз.