Кама таңнары
+28 °С
Облачно
Новости
1 Июля 2019, 13:38

Яман шешне тәүге стадиясендә ачыклаган табибларга өстәмә акча бирәчәкләр

Бүгеннән республика Хөкүмәтенең яман шеш авыруын тәүге стадиясендә ачыклаган табибларга матди ярдәм турындагы карары үз көченә керә.

Бүгеннән республика Хөкүмәтенең яман шеш авыруын тәүге стадиясендә ачыклаган табибларга матди ярдәм турындагы карары үз көченә керә. Әлеге ярдәм 5 мең сумнан да ким булмаска тиеш.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров моның өчен республиканың Финанс министрлыгына акча табарга бурыч йөкләткән иде. Министрлык бу бурычны үтәгән.
Әлеге башлангыч Русия Президенты Владимир Путинның май указында билгеләнгән "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Читайте нас