Яна Янъегет авылында шаулап гөрләп Сабантуй узды. Авыл халкына, кунакларга, балаларга шундый матур бәйрәм бүләк итуче, Сабантуйны уздыруда зур ярдәм күрсәткән иганәчеләребез Каниф Каһиров, Дәниф Каһиров, Шамил Нуртдинов, Вадим Хәертдинов, Ирина Нигъмәтова зур рәхмәт әйтәсе килә. Аллах рәхмәтеннән ташламасын үзегезне! Алдагы көннәрегездә чын йөрәктән сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, ак бәхетләр, гаилә бәхете, зур уңышлар телим. Якын, кадерле кешеләребезне хөрмәтләп, аларга җылылык, рәхәт күрсәтеп яшик. Бергә булыйк, бердәм булыйк, дус һәм тату булыйк.
Шулай ук Сабантуй үткәрергә үзләренең өлешләрен керткән Фәүзия Әхтәмова, Рәфил Аитов, Илдар Альмиев, Чулпан Гатауллина, Тәнзилә Мостовых, Физәхия Сафуанова да рәхмәтләремне җиткерәм. Гел шулай изге күңелле булуларын телимен, кылган изге эшләрегез сезгә һәрвакыт юлдаш булсын .
Майдан шау-гөр килеп торды. Сыйныфташлар, дуслар, туганнар очрашты, кочаклашып күреште. Яна Янъегет авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ирина Нигъмәтова халыкны бәйрәм белән котлады һәм районда барган эшләр, яңалыклар белән таныштырып узды.
Өлкән буын апалар, абыйлар балаларының, оныкларының уеннарына шатланып, тамаша кылып торды. Яна Янъегет мәдәният йортының үзешчән сәнгать осталарының җыр-биюләре һәркем күңеленә хуш килде, үзләренең чыгышлары белән алар бәйрәм кәефе бүләк итте. Берсеннән-берсе матур җырларга, дәртле биюләргә, гармун моңнарына кушылып биисе, җырлыйсы килә. Шулай ук нигезләре шушы авылдан булган Алсу Хәлилова
иртәдэн кичкә кадәр Сабантуйны бик матур итеп алып барды.
Балалар олыларга ияреп, шатланышып, халык уеннарында катнашты. Күз бәйләп бүләк кисү, әтәчкә менү, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән йөгерү, чүлмәк вату, кул көрәше уеннары яратып уйналды, һәрбер катнашучыга бүләкләр бирелде. Мәйдан түрендә көрәшче яшьләр бил алышты. Авыл халкы җырлады, биеде, күңел ачты. Бәйрәм, әнә шулай, иртәдән кичкә кадәр күтәренке рухта дәвам итте. Беркем дә күңелле Сабан туен ташлап кайтып китәргә ашыкмады. Ә кич белән кабат Сабантуй мәйданында кичке уеннар дәвам итте: капчык белән сугышу, арба белән узышу, катыктан акча эзләү, аркан тартышу, гер күтәреп йөрү уеннарында барлык авылдашлар һәм кунаклар рәхәтләнеп катнашты, бүләкләр алды. Дәртле биюне моңлы жырлар алыштырды. Киләсе елда милли бәйрәмебездә тагын очрашырга насыйп булсын дип таралышты халык.
Мәдәният йортында бәйрәмнәр ярдәмчел авылдашлар ярдәмендә оештырыла. Безнең барыбызның да максаты бер - авылыбызның бүгенгесен, киләчәген тагын да уңайлы итү, матурлау, бизәү. Алга таба да бер-беребез белән киңәшләшеп, ярдәмләшеп яшәсәк, безнең авылыбыз тагын да үсәр, матурланыр, киләчәге озын гомерле булыр!