Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
3 июль 2019, 08:55

Гаилә фестивале үтәчәк

8 июльдә республика Гаилә фестивале үтәчәк.

8 июльдә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә - Бөре шәһәренең Октябрь мәйданында республика Гаилә фестивале үтәчәк.
Балалар өчен осталык дәресләре, уеннар, карусельләр, рәсемнәр күргәзмәләре оештырылачак. Бәйрәм кунаклары шәһәрнең кәсепчеләре белән таныша, җәядән ата, милли кухня ризыкларыннан авыз итә алачак.
Төбәк Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм аның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова балаларын тәрбияләүдә зур уңышларга ирешкән ата-аналарга дәүләт бүләге – «Ата-ана батырлыгы» медален тапшырачак.
Шулай ук бу көнне озак еллар бергә тату гомер иткән парлар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк.
Читайте нас