Русиядә янгыннар еш була. Аларда һәлак булучылар да шактый. Кешеләрнең янгыннарда һәлак булу проблемасы коткаручыларны күптән борчый. Статистикага ярашлы, кешеләр ешрак төтенгә тончыгып, уттан чыккан искә агуланып үлә. Бәхетсезлекләрдән йортларга куелган янгын белдерүчеләре коткара ала. Алар янгын чыгуын вакытында хәбәр итәчәкләр.
Районда янгыннар һәм янгын белдерүчеләре белән хәлләрнең ничегрәк торуын без Нефтекама, Агыйдел шәһәрләре, Краснокама һәм Калтасы районнарының янгын күзәтчелеге буенча инспекторы Илнур Гафурҗановтан сораштык.
- Ел башыннан районда 91 янгын теркәлде. Аларда өч кеше һәлак булды. Янгыннарның күбесе – 54 очрак – коры үлән януга бәйле. Ике фатир, 11 мунча, 9 шәхси йорт, 5 каралты-кура янды, өч тапкыр чүплеккә, алты тапкыр чүп-чарга, бер тапкыр трансформатор подстанциясенә ут капты.
Илнур Равис улы аңлатуынча, янгыннарга китерүче төп сәбәпләр шулар: электр челтәрләрендәге авария (13), тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү (5), мичкә якканда иминлек чараларын үтәмәү (5), ут төртү (4), ачык ут белән эш иткәндә янгын хәвефсезлеген бозу (1), 63 очракта янгынга китерүче сәбәпләр ачыкланмаган.
Күп очракта кешеләр үзләре гаепле. Бу үлән һәм чүп яндыруга, көнкүрештәге янгыннарга да кагыла. Еш кына утта янгын сәбәпчеләре үзләре, аларның туганнары, күршеләре һәлак була. Ут милекне, торакны көлгә әйләндерә. Статистикадан күренүенчә, 50%тан күбрәк очракта кеше гомерен алган янгыннар кеше йоклаган чакта була, чөнки йоклаганда кеше төтен исен сизми.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 27нче санында укыгыз.