Башкортстан җитәкчелеге "Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрне 2024 елга 55%ка җиткерергә уйлый. Әле бу күрсәткеч 20% тәшкил итә.
2019 елда район һәм шәһәрләрдә спорт мәйданчыклары, хоккей тартмалары корылачак.
Болардан тыш, профильле спорт мәктәпләренә спорт җайланмалары сатып алачаклар.
Районда спорт һәм физкультура белән шөгыльләнүчеләргә теләүчеләр өчен уңайлыклар күп. Район спортчылары озак еллар дәвамында төрле республика ярышларында алдынгылыкны бирмиләр. Төбәкара, ил һәм халыкара дәрәҗәсендәге ярышлардан да алар һәрдаим җиңүләр белән кайта.
Районда спорт мәктәбе, "Прикамье" физкультура һәм сәламәтләндерү комплексы эшлиләр.