Кама таңнары
+28 °С
Облачно
Новости
5 Июля 2019, 05:37

Башкирия чүплекләрне бетерүгә "Экология" гомумдәүләт проекты буенча федераль бюджеттан акча алачак

Республикада шәһәр эчендәге 8 чүплекне бетерү 98%ка РФ бюджетыннан финансланачак.

Башкирия "Экология" гомумдәүләт проекты буенча берничә шәһәр территориясендәге сигез чүплекне бетерүгә федераль финанслау алачак.
"Экология" гомумдәүләт проектының "Чиста ил" проекты буенча 2024 елга кадәр шәһәр эчендәге 24 чүплекне бетерү планга кертелгән. Шуларның сигезе федераль программага кертелгән.
Калган 16 чүплек муниципалитетлар исәбенә бетереләчәк. Шуларның 11е - Уфада, бишесе - Нефтекамада урнашканнар.
Чыганак һәм фото: https://futurerussia.gov.ru
Читайте нас