"Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында күп балалы гаиләләргә торак буенча ипотекаларын түләр өчен 450 мең сум акча биреләчәк.
Дәүләт думасы бу законны өченче укуда кабул итте. Бу максатларга 55 миллиард сум акча бүлү планлаштырыла.
Бу закон быелның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр өченче яисә аннан соңгы балалары туган гаиләләргә кагылачак.