Кама таңнары
+28 °С
Облачно
Новости
5 Июля 2019, 11:08

Кунакка янгын сүндерүчеләр килде

«Кама» лагеренда балалар күп нәрсәләрне белә.

Шушы көннәрдә «Кама» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр һөнәрләр дөньясы турында күп нәрсәләр белде һәм хәтта кайберләре белән танышты да.
Һөнәрләр дөньясы белән танышуны районның халык мәшгульлеге бүлеге оештырды. Очрашу башында районның халык мәшгульлеге бүлеге начальнигы Илсөяр Ганиева балаларга һөнәрнең нәрсә икәнлеге, аның ни өчен кирәк булуы һәм мәктәпне тәмамлаганнан соң һөнәрне дөрес сайлауның никадәр әһәмиятле икәнлеге турында сөйләде. Һөнәр сайлауда ялгышмас өчен, «телим-булдырам-кирәк» формуласы буенча яшәргә киңәш итте. Ягъни, укучылар теге яки бу эшчәнлек белән шөгыльләнергә теләргә, шул эшне башкара алырга һәм иң мөһиме, бу эш хезмәт базарында сорау белән кулланылырга тиеш. Биредә үк Илсөяр Мөдәрисовна балаларны һөнәрләрнең биш төре белән таныштырды: кеше — табигать, кеше — техника, кеше — кеше, кеше — знак системасы яки кеше — сәнгать образы. Һәм кайсы һөнәрнең нинди типка каравы турында җентекләп сөйләде. Балалар үзләренең кызыксынуларыннан һәм өстенлекләреннән чыгып, киләчәктә нинди юнәлештә эшли алуларын билгеләлде.
Ә очрашуның иң чагу мизгеле янгын расчеты белән танышу булды – янгын белән көрәшүчеләр үзләренең махсус техникасы белән килгән. Башта янгын сүндерүчеләр үзләренең һөнәре, эшләрендә килеп туган авырлыклар, куелган таләпләр һәм физик әзерлек турында сөйләде. Аннары балаларга янгын сүндерү машинасын карарга мөмкинлек бирделәр – малайлар аның һәр детален тикшерде. Янгын сүндерүченең костюмын киеп карау гына ди ни тора!
Ә янгын сүндерү машинасының сирена тавышы кайбер малайларда киләчәктә янгын сүндерүче булу теләген тагын да ныгытты.
- Кызыксынудан тыш, сәләтегез, физик һәм шәхси сыйфатларыгызның да мөһим булуын онытмаска кирәк. Һәм, әлбәттә, яхшы укырга кирәк, белемле кеше һәрвакыт тормышта үз урынын таба, - дип билгеләде очрашу Илсөяр Мөдәрисовна.
Читайте нас