Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 июль 2019, 15:38

Кандидатларны теркәү турында

Кандидатлар 11 июльдән дә соңга калмыйча документларын тапшырырга тиеш.

Сайлауларга кандидатлар теркәү - сайлау процессының бер этабы ул. Бу сайлау комиссиясенең кандидатны рәсми теркәвен аңлата һәм аны сайлау бюллетеньнәренә кертүнең шарты булып тора. Кандидатны теркәгәннән соң сайлау комиссиясе үз теләге белән аны теркәү карарын кире кага алмый. Моның өчен аңа судка мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Атап әйткәндә, теркәлгән кандидатның эшчәнлеге гарантияләнгән була. Теөркәлгәннән соң, кандидат үзенең эшчәнлегенә гарантияләр ала. Мәсәлән, теркәлгән кандидат, гариза язып, эш урынын калдырып тора ала, әмма аның бу вакыты мотлак сайлауларга әзерлек өчен файдаланылырга тиеш. Шул ук вакытта, теркәлгән кандидатны бу вакытта җитәкчесе эшеннән бушата яисә башка вазыйфага күчерә алмый. Шулай ук, кандидат, прокурор ризалыгыннан тыш, ниндидер җаваплылыкка тарттырылмый.
Сайлауларда катнашу өчен кандидат республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә түбәндәге документларны тапшыра. Тәү башлап, ул муниципаль берәмлекләрдәге депутатлардан үз кандидатурасын хуплау өчен имзалар җыярга тиеш. Шулай ук, ул бу депутатларның исемлеген дә күрсәтергә бурычлы. Әгәр дә белешмәдәге мәгъ¬лүмат үзгәрсә, ул аны да күрсәтә. Кандидат беренче финанс отчеты һәм үзенең чит ил банкларында акча яисә башка мөлкәте юклыгы турында да мәгълүмат бирергә бурычлы. Шулай ук, ул Федерация Советы әгъзасы вәкаләтләрен бирү өчен 3 кандидатура турында мәгълүмат тапшырыла, аларны тәкъдим иткән кандидат сайланган очракта, әлеге өчәүнең берсенә Федерация Советы вәкаләтләре тапшырылачак.
Кандидатлар бу документларны 11 июльгә кадәр урындагы вакыт белән 18 сәгатькә кадәр тапшырырга тиеш. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе аларны 10 көн эчендә тикшерә. Шул ук вакытта, Үзәк сайлау комиссиясе республика буенча Эчке эшләр министрлыгына, миграция һәм салым хезмәтенә, уку йортларына мөрәҗәгать итә. Әгәр дә кандидат күрсәткән мәгълүмат чынбарлыкка туры килмәсә, Комиссия моны киңкүләм мәгълүмат чаралары аша җиткерә.
Әлеге тикшерүләр тәмамлангач, Үзәк сайлау комиссиясе кандидатны теркәү яисә теркәмәү турында карар кабул итә. Бу агымдагы елның 20 июленә кадәр башкарылырга тиеш. Теркәлгән кандидатка аның теркәлүе турында таныклык тапшырыла.
Читайте нас: