Кама таңнары
+28 °С
Облачно
Новости
9 Июля 2019, 09:33

Грим ясарга өйрәнделәр

Куян авылы бала-чагасының җәйге ялы кызыклы һәм файдалы уза. Төрле конкурслар һәм чаралар аларның каникулын ямьли генә.

Шушы көннәрдә Балалар сәнгать мәктәбендә “L-моб” дип аталган грим конкурсы узды.
Аквагрим – гримның камилләштерелгән төре һәм аның балаларга зыяны юк. Әлеге чарада 40тан артык кеше – 3-15 яшьлек балалар һәм аларның әниләре – катнаштылар.
Конкурсны сәнгать мәктәбе укытучылары А.Патершина һәм Г.Шамсетдинова оештырдылар. Конкурс эшләре төрле билгеләр буенча бәяләнде. Болар идеянең үзенчәлеге дә, иҗади ният тә, эшнең сыйфаты да. Эшләр парлап башкарылды.
Балалар башта булачак рәсемнәренең эскизларын сайлады, аннары күзаллаган образларын тудырдылар. Эскизларның тематикасы турле булды: җәнлекләр, күбәләкләр, чәчәкләр һәм үсемлек орнаментлары.
Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.
Читайте нас