Кама таңнары
+28 °С
Облачно
Новости
9 Июля 2019, 11:35

Киеренке чор тәмамланды

Укучылар имтиханнарны уңышлы тапшырдылар.

Быел 11нче сыйныфны тәмамлаучы 78 укучы мәктәптә алган белемнәренең төпле булуын расладылар. Алар өчен Дәүләт йомгаклау аттестациясе Бердәм дәүләт имтиханы формасында үткәрелде.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе составына ике мәҗбүри фән – рус теле һәм математика (база һәм профильле дәрәҗәләр), сайлау буенча фәннәр керде.
Рус теленнән БДИ йомгаклары буенча 13 укучының югары (80нән артыграк) балл җыйганы ачыкланды. Шуларның бишесе – Куян мәктәбен тәмамлаучылар, Николо-Березовка һәм Арлан мәктәпләреннән икешәр, Яңа Нугай, Яңа Каенлык, Яңа Актанышбаш һәм Иске Мошты мәктәпләреннән берәр бала югары балл җыйганнар. Әйтергә кирәк, Иске Мошты мәктәбен тәмамлаучы әлеге фән буенча иң югары баллны (96!) җыйган.
Әдәбият буенча имтиханны биш бала сайлаган, географияне дә биш укучы тапшырган.
Математика буенча БДИ ике – база һәм профильле - дәрәҗәгә бүленгән. База дәрәҗәсен 38 укучы тапшырган. Рйаон буенча уртача билге - 4,5. “Бишле” билгесен 24 укучы алган, 10 бала имтиханны – “дүртле”гә, дүрт бала “өчлегә” тапшырганнар. Профильле дәрәҗәсен 40 укучы тапшырган. Югары баллны (82) Куян мәктәбен тәмамлаучы алган.
Химияне 23 укучы тапшырган. Николо-Березовкадан бер укучы имтиханда 86 балл җыйган. Физика буенча БДИны 15 укучы сайлаган. Тарих буенча имтиханны сигез укучы тапшырган. Шулар арасында Яңа Нугай һәм Куян мәктәпләреннән югары балл җыючы ике укучы бар. Биологияне 25 укучы сайлаган булган.
Инглиз теленнән өч укучы имтихан тапшырган. Югары балл җыючы берәү генә – Яңа Нугай мәктәбен тәмамлаучы 89 бал җыйган.
Җәмгыять белемен 24 укучы сайлаган. Югары балл җыючылар дүртәү: Куян мәктәбеннән ике укучы - 94 һәм 91 балл, Яңа Актанышбаш мәктәбеннән бер укучы – 84 балл, Иске Мошты мәктәбеннән бер укучы 94 балл җыйганнар.
Информатика һәм ИКТ буенча имтиханны алты укучы сайлаган. Шуларның берсе – Мүзәк мәктәбен тәмамлаучы 81 балл җыйган.
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә йомгак ясап шуны әйтеп була – укучыларның барысы да имтиханнары бер тапкырдан тапшырганнар. Дулкынланулар һәм борчылулар артта калган, мәктәп тәмамлаучыларны алда яңа очрашулар, шәһәрләр һәм студент тормышы көтә.
Теглар:бди
Читайте нас