Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
9 июль 2019, 05:35

Путин Халыкара Бөек Ватан сугышы ветераннары очрашуында катнашучыларга булышлык күрсәтте

Русия Президенты Владимир Путин Русия, Белоруссия һәм Латвиядән Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм партизан хәрәкәтендә катнашучыларның 60нчы Халыкара очрашуында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү телеграммасын җибәрде.

«Безнең халыклар иңгә-иң куеп нацизмга каршы көрәштеләр, Европа илләренең иреген һәм бәйсезлеген якладылар, бергәләп көтеп алынган һәм барыбыз өчен дә кадерле булган Җиңүне якынайттылар”, - дип языла Кремль сайтында басылган телеграммада.
Русия лидеры мондый чараларның үсеп килүче буында рухи кыйммәтләргә дөрес караш тәрбияләүдәге ролен дә билгели.
2019 елда очрашу Псков өлкәсендә узды, истәлекле чаралар Себеж районы территориясендә үткәрелде.
Фото: "Башинформ" агентлыгы сайтыннан
Читайте нас