Халыкара балалар уеннарында 29 илнең 84 шәһәреннән 1200гә якын спортчы катнашачак, шул исәптән Австралия, Канада, АКШ, Кытай, Мексика, Бөекбритания, Голландия, Словениядән. Уфа Җир шарының барлык почмакларыннан 2 меңнән артык кунак кабул итәргә әзер.
Спортчылар җиңел атлетика, йөзү, фехтование, грек-рим көрәше, дзюдо, мини-футбол, баскетбол, пляж волейболы һәм кыяга үрмәләү кебек спорт төрләрендә көч сынашачак. Шулай ук, 13 июльдә Халыкара уеннарның генераль спонсоры “Газпром” җәмгыятенең “Дуслык өчен футбол” проекты гамәлгә ашырылачак.
Спорт чаралары Уфаның “Ватан” этно-паркы, “Агыйдел” спорт үзәге, “Акбузат” ипподромы, “Кашкадан” ял паркы һәм 32 санлы спорт мәктәбендә үтәчәк.