Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
11 июль 2019, 08:36

География укытучылары слеттан икенче урынны алып кайтты

Краснокама укытучылары география укытучыларының IV республика слетында катнашты. Слет Туймазы районында, искиткеч матур Кандракүл буенда үтте.

Краснокама укытучылары география укытучыларының IV республика слетында катнашты. Слет Туймазы районында, искиткеч матур Кандракүл буенда үтте.
Ул Рус география җәмгыятенең Башкортстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе тарафыннан оештырылды һәм республикабызның 100 еллыгына багышланды. Слетта 30 команда катнашты, бу - Башкортстанның 230 география укытучысы. Краснокама район командасы составына А.Аитова, В.Васильева, В.Мансурова, А.Миникаева, Н.Миранова, Г.Мөнирова, Н.Мөхәммәтдинова керделәр.
«Танылган галим», «Сәнгать эшмәкәре», «Сугыш герое», «Хезмәт герое» номинацияләре буенча үз районыңда яшәүче танылган якташларың турында материаллар җыю, стендлар эшләү слетта катнашучыларга өй эше итеп бирелгән иде. Моннан тыш, слетта катнашучылар турист җыры конкурсында катнашты, «Минем республикам» туган якны өйрәнү конкурсы сорауларына җавап бирде, каршылыклар полосасын үтү буенча күнекмәләрен шомартты.
Ярышлар йомгаклары буенча безнең команда «Өй эше» конкурсында икенче урын алды.
Читайте нас