Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 июль 2019, 17:36

"Раздолье" эшчеләре булдыра!

Социаль хезмәтләндерү учреждениеләрендә яшәүчеләр өчен республика мәдәни-спорт фестивалендә «Раздолье» психо-неврология диспансеры хатын-кызлар командалары арасында беренче урын алды.

Бакалы районында оештырылган фестиваль «Без булдырабыз!» девизы астында үтте. Чыннан да, без, берләшеп, чараны чын бәйрәмгә әйләндерә алдык.
Фестиваль традиция буенча сәхнәләштерелгән тамаша белән ачылды. Беренче көн урынга өйрәнүгә багышланды, бивуаклар смотры үткәрелде. Безнең «Су аналары» командасы жюри карамагына үзенең «Су асты патшалыгы» лагерын, шулай ук җыр һәм бию тәкъдим итте. Аннары танышу кичәсе, артистлар һәм фестивальдә катнашучыларның үзләренең катнашлыгында зур концерт булды. Беренче көн бәйрәм дискотекасы һәм салют белән тәмамланды.
Икенче көн иртәнге гимнастикадан башланды. Аннары дартс, армспорт, каршылыклар полосасын, чокырлы-чакырлы җирне үтү буенча ярышлар үтте.
Каршылыклар полосасын үтүне барысы да зур кызыксыну белән күзәтеп торды. Конкурсантлардан һәм көярмәннәрдән безнең команда күпме уңай тәэссоратлар алды! Бер үк вакытта күңел ачу чаралары да үткәрелде.
Дартс буенча хатын-кызлар арасында Алеся Киселева беренче урынны алды. Евгения Егорова киеренке көрәштә армспортта җиңү яулады.
Мәдәни-спорт фестивале йомгаклары буенча безнең «Раздолье» интернаты командасы хатын-кызлар командалары арасында беренче урын алды. Шулай ук үзешчән сәнгать смотрында «Илһам» номинациясендә җиңүгә иреште.
Читайте нас: