Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
11 июль 2019, 11:45

Республикада башкорт фестивальләре узачак

Шушы ялларда, 12-14 июльдә, Башкириянең көньяк районнарында яшьләр өчен берничә зур һәм кызыклы фестиваль үтәчәк.

Күгәрчен районында башкорт яшьләренең «Мораҙым — FEST — 2019» республика җыены узачак. Оештыручылар кызыклы һәм бай программа әзерләгән. Кичәнең кунагы – Zainetdin ethno-show.
Зианчура районында «Аманат» турбазасында «Аманат дусларын җыя» фестивале үтәчәк. Анда спорт ярышлары, уеннар, дискотека, башкорт эстрадасы йолдызларының чыгышы көтә.
Ишембай районында «Кош юлы» бард фестивале оештырыла, анда да спорт уеннары көтә. Шулай ук бардлар чыгыш ясаячак, «Без бергә» төркеменең концерты булачак.
Зилаер районында шушы көннәрдә «Урал арты, алга» фестивале һәм бокс буенча беренчелек уза.
Читайте нас