2020 елда Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерләнү һәм үткәрү буенча комиссиянең беренче утырышы узды.
Утырышны район хакимияте башлыгы, Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерләнү һәм үткәрү буенча комиссия рәисе Рөстәм Мусин ачты. Ул җыелучыларга алда көтелгән җанисәп турында хәбәр итте, район территориясендә шушы мөһим вакыйганы үткәрү турындагы карар кабул ителүен әйтте.
Дәүләт статистикасының Николо-Березовкадагы бүлекчәсенең баш белгеч-эксперты Эльмира Никишева җанисәпкә әзерләнү һәм аны үткәрү беренче чираттагы чаралар белән таныштырды. Агымдагы ел 2020 елның октябрендә узачак чираттагы Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерлекне башлап җибәрү елы булды, дип хәбәр итте Эльмира Филгатовна.
- Җанисәпне уңышлы үткәрер өчен байтак эш башкарырга кирәк. Аларның күбесен беренче чиратта торган, яисә халыкны җанисәптә тулысынча катнаштыруны, алынгын йомгакларның сыйфатын тәмин итүче эшләр дип атыйлар. Чыннан да, элеккеге җанисәпләрнең нәтиҗәсе шуны күрсәтә: җанисәпнең уңышлы узуы санап үтелгән чараларның төгәллеге һәм тулылыгына бәйле, - дип ассызыклады Эльмира Никишева.
Беренче чиратта торган бурычларны башкару буенча эшләр башланган. Аларның бер өлеше - җаваплы кешеләрнең агымдагы эшләре. Мәсәлән, муниципаль берәмлек һәм торак пунткларының чикләрен һәм исемлеген ачыклау, адреслы хуҗалыкта тәртип саклау.
Беренче апрельдән - халык исәбен алу сораулары буенча уполномоченный, беренче июньнән район дәрәҗәсендәге инструктор эшли башлаганнарю Аларның 2019 елдагы төп бурычы – йортлар исемлеге һәм картографик материал белән эш итү, районлаштыруны гамәлгә ашыру.
Җанисәпне үткәрү буенча төзелгән йортлар ардеслары базасы беренче тапкыр Федераль мәгълүмат адреслар системасы белән яраклаштырыла, һәм бу җанисәпне үткәрүне оештыруга карашларның үзгәрү нәтиҗәсе, атап әйткәндә, санлы технологияләрне куллану булып тора. Кешеләр беренче тапкыр интернет-җанисәптә катнаша ала, җанисәп алуны үткәрүдә катнашучылар планшет компьютерларда эшләячәк.
Июль азагына кадәр теркәү участоклары формалаштырылачак һәм теркәүчеләргә эшләр өчен материаллар – участок буенча йортлар исемлеге һәм әлеге территориянең картографик материалы - әзерләнәчәк. Йортлар исемлеген һәм яшәүчеләр санын ачыклау максатында август-сентябрьдә теркәүчеләр һәм торак пунктында йөреп чыгачак.