Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
12 июль 2019, 13:02

Күперне ачтылар

12 июльдә Туймазы районының Иске Собханкол авылында Бешенде елгасы аша күперне ачтылар.

Бүген Туймазы районының Иске Собханкол авылында Бешенде елгасы аша күперне ачтылар.
Күперне яңарту буенча эшләр гыйнварда башланган. Аны октбярьдә тапшырырга тиеш булганнар. Эшләрне тәүлек әйләнәсенә алып бару сәбәпле, күперне вакытыннан алда файдалануга тапшыралар.
Реконструкция эшләре тәмамланган, аның кырыйларын буйыйлыр, юл читен тәртипкә китерәләр.
Ныклыгын югалткан иске күпер иминлек нормаларына җавап җирмәгән булган. Яңасы бөтен нормаларга да туры килә. Аннан файдалану вакыты 25 ел.
Агымдагы елда Башкортстанда барысы 25 күпер ремонтларга һәм төзергә ниятлиләр. Алар Дүртөйле, Краснокама, Баймак, Туймазы, Бәләбәй, Мәчетле, Иглин, Уфа, Бакалы, Бөре, Мишкә һәм Илеш районнарында урнашкан.
Фото: Башинформ
Читайте нас