Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 июль 2019, 13:41

Талантлы һәм бердәм халык яши биредә

Яңа Бөртектә "Авыл бәйрәме" узды.

Үткән шимбәдә Яңа Бөртектә сабантуйны да, «Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәмен дә хәтерләткән зур бәйрәм булып узды. Шул ук вакытта ул алардан берникадәр аерылды.
Шул турыда мин авыл клубының мәдәни чаралар оештыручысы Эльвира Муллакаева белән сөйләштем.
- «Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәмен без былтыр үткәрдек. Тормыш туктап тормый, ул безнең планнарны үзгәртеп тә җибәрә. Халыкны бәйрәмсез калдыра алмыйбыз, чөнки андый чаралар кешеләрне беләштерә, туплый. Бу, беренчедән. Икенчедән, безнең авылда бик күп талантлы кешеләр яши. Ә бүгенге чараның исеме - «Авыл бәйрәме». Без аны күрше Татарстаннан алдык. Анда мондый бәйрәмнәр һәр авылда диярлек була.
Бәйрәмне укытучы Дамира Хөснетдинова алып барды. Шуны билгеләргә кирәк, педагогик коллектив та, мәктәп укучылары да авылда үткәрелгән барлык чараларда да актив катнашалар. Мондый уртак эш, әлбәттә, һәрвакытта да бик яхшы нәтиҗәләр бирә.
Ә инде танылган җырчы Ринат Рәхмәтулинның чыгышын бар халык көчле кул чабып каршылады.
Тулырак "Кама таңнары"ның 18 июльдә чыгачак 29нчы санында укыгыз.
Читайте нас: