Кама таңнары
+28 °С
Облачно
Новости
16 Июля 2019, 12:49

Башкортстанда эшсезлек буенча пособие артты

Эшсезлек буенча пособие күләме июньдә 7 005 сум, ягъни эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумы күләменең 69,5 процентын тәшкил иткән.

Башкортстанда эшсезлек буенча пособие артты. Аның күләме июньдә 7 005 сум, ягъни эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумы күләменең 69,5 процентын тәшкил иткән.
Чагыштыру өчен: агымдагы елның май аенда республика эшсезләре уртача 6 428 сум пособие алган.
«Июньдә төбәктә эшсезлек буенча минималь күләмдә пособие алучылар 22,8% тәшкил иткән, максималь — 41,1%»,— дип хәбәр итәләр Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Министрлыкның соңгы мәгълүматларына караганда, эшсезләр саны, Оештыру стандартларына ярашлы, 89 мең кеше тәшкил итә. Аларның 21 меңнән күбрәге – рәсми теркәлгән эшсезләр.
Республикада икътисади актив халык исәбе, быел февраль-апрельдә уртача эш көчен тикшерү мәгълүматлары буенча, 1,9 миллион кешедән артып китә.
Читайте нас