Җәй уртасына җитте дә. Башлануын сизмәдек тә, үтеп тә бара дигәндәй. Ямен, тәмен тоярга өлгермибез дә. Шулай да җәйнең иң күңелле мизгелләрен фотога төшереп өлгерәсездер дип уйлыйбыз, кадерле дусларыбыз. Әнә шул шәп кадрларыгызны башкаларга да күрсәтегез әле!
Көннәр салкынча һәм яңгырлы булуга карамастан, гаиләгез, дусларыгыз белән ял итәргә тырышыгыз. Ә район гәзите редакциясе “Безнең җәй” дигән фотоконкурс игълан итә. Фотографияләрегезне “Конкурска фото” билгесе белән rikkt@mail.ru адресы буенча электрон почтага яисә “ВКонтакте”, “Одноклассники” социаль челтәрләренә җибәрегез.
Фотография җибәргәндә исем-фамилиягезне, кайда яшәвегезне язарга онытмагыз.
Фотоларны 31 июльгә кадәр кабул итәбез. Тавыш бирү https://krasnokamskiezori.rbsmi.ru/ сайтында барачак.
Һәр катнашучыдан бер генә фото кабул ителә.