“Демография” гомумдәүләт проектының “Өлкән буын” төбәк проекты кысаларында белемнәрен арттыручы “Бала караучы. Тәрбия өлкәсендәге белгеч” курсын тыңлаучылар укуын тәмамлады. Курсларда “Изге куллар” дип исемләнгән нянялар һәм сиделкалар хезмәте эшчеләре укыды. Наталья Родионова башлангычы белән 20 еллап элек ачылган агентлыкның атамасы күпләргә таныш. Аның эшчеләре ярдәмгә, карау һәм игътибарга мохтаҗ кешеләр янында.
Өй айлык программа аларның һөнәри багажын яңа белемнәр белән баетты.
Исегезгә төшерәбез, пенсия алды яшендәге кешеләрне яңадан укытуга юнәлтелгән программа алты елга исәпләнгән. Ел саен «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың мең ярымга якын кешесен укытырга ниятлиләр. Бу максатка ел саен 2024 елга кадәр федераль һәм төбәк бюджетлардан 108,8 млн. сум акча бүлә каралган. Әлеге вакытка республиканың мәшгульлек үзәкләре 46 предприятие белән 70 миллион сумнан артыграк суммага килешү төзегән.
БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
http://www.mintrudrb.ru/press/news/21215/