Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
17 июль 2019, 07:28

Район мәчетендә ремонт эшләре башланды

Николо-Березовка мәчетендә җылылык системасын алыштырырга булганнар.

Николо-Березовка мәчетенә йөрүчеләр анда ремонт эшләре башлануын күргәндер, мөгаен, зур залда идәннәр сүтелгән. Эшләр планы зурдан: җылы идән эшләү, казанлык һәм мәчетне тоташтырган нечкә торбалар урынына юаннарын салу, һәм мөмкинлек булса, радиаторларны да алыштыру.
Николо-Березовка мәчетенең имам-хатыйбы Зифел Нурисламов сөйләвенчә, мәхәллә бинасы 20 ел элек файдалануга тапшырылган булган, һәм үзәкләштерелгән казанлыктан җылытылган. Өч ел элек бина шәхси җылытуга күчерелгән. Әмма кыш көне бина суык булган. Намазга килгән, мәчет каршындагы мәдрәсәгә укырга килгән кешеләргә бу кыенлык тудырган.
Шуңа күрә җылылык системасын алыштырырга карар ителгән. Ә аның өчен ким дигәндә 500-600 мең сум акча таләп ителә. Хәер акчасы коммуналь хезмәтләр түләүгә генә җитә. Имам-хатыйб Зифел хәзрәт ремонт эшләре өчен товарлар һәм акча биргән «Монтажник» (җитәкчесе А.Карамов), «Мастер» (шәхси эшкуар Нәбиуллин), «Кама» (шәхси эшкуар Р.Солтанова) кибетләре, «Изотерм» (директоры И.Цикаридзе) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә зур рәхмәт белдерә. Николо-березовкалылар һәм район халкы, шәхси эшкуарлар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре мәчетнең җылылык системасын алыштыру буенча да хәйрия ярдәме күрсәтер дип ышана. Өстәвенә, алда - Корбан бәйрәме, киләчәктә һәр кеше матур, каралган, җылы мәчеткә килеп йөрсен өчен мөселманнарга бу изге гамәл кылу мөмкинлеге.
Читайте нас