«Никольск храмы» тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Елена Апакова Уфада БР тарихи-мәдәни үзәкләре җитәкчеләренең «Костюмнар нәрсә турында сөйли. Баш киемнәре» темасына түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
Катнашучылар үз милләтләренең баш киемнәре үзенчәлекләре турындагы мәгълүмат белән уртаклашты. Безнең Елена Апакова да «Рус хатын-кызларының баш киеме - костюмның төп өлеше буларак» доклады белән чыгыш ясады. Ул БР Милли музееның генераль директоры М.Зөлкарнаевадан тарихи-мәдәни мирасны саклауга өлеш керткәне, Башкортстан Республикасы халкының традицион иҗатын популярлаштырган һәм үстергән өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Моннан тыш, катнашучылар тематик күргәзмә карады, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, республикада яшәүче халыкларның милли баш киемнәренең үзенчәлекләре белән җентекләп танышты.