Бүген республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Агыйделгә килде.
Сәфәрнең беренче пункты булган "Башкорт электр челтәрләре" җәмгыяте генеральный директоры Павел Багаев әйтүенчә, биредә 112 мең квадрат метр җитештерү мәйданнары бар. 30-40 ел эчендә коммуналь челтәрләр тузган. Инвесторлар килсен өчен тимер юл тармакларын реконструкцияләргә кирәк. Башкортстанның үсеш корпорациясе генеральный директоры Раиль Сарбаев моның өчен 318 миллион сум акча таләп ителүен әйтте. Бу акчаның 75 процентын республика федераль үзәктән сорый. Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведевның күрсәтмәсе бар инде.
Бүген Русия Икътисади үсеш министрлыгында сөйләшүләр бара.
Бу төбәктә, шулай ук, мембраналы төргәкле материаллар җитештерүне оештыру күзаллана. Алар асылда түбә ябуда кулланылачак.
Төбәктәге брдәнбер эшләүче предприятие "ДжутСТ" җәмгыяте булган. Анда силикат кирпеч җитештерелгән. Аның директоры Руслан Маннанов белдерүенчә, элек завод җитештергән продукциягә Уфада ихтыяҗ булган, әмма соңгы вакытта көчле көндәшлек һәм алучы булмаганлыктан, ул эшен туктатырга мәҗбүр булган. Радий Фәрит улы завод директорын дүшәмбе үтәчәк "Төзелеш сәгатенә" чакырды. Анда Агыйделдә кирпеч җитештерүне тергезү мәсьәләсе каралачак.