Республика Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Башкортстанда шушы елның беренче яртысында халыкның үлем күрсәткече кимү күзәтелә.
Ел башыннан республикада бу күрсәткеч 12,2 промилле тәшкил итте, бу, узган ел белән чагыштырганда, 0,2гә азрак.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин чираттагы "Сәламәтлек сәгате"ндә, саннар белән әйткәндә, беренче яртыеллыкта өстәмә рәвештә 1598 кешенең гомерен саклап калу мөмкин булуын әйтте. Елның беренче яртысында республикада барлыгы 24380 кеше вафат булган.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/berenche-yartyellykta-respublikada-lem-ochraklary-kimi/