Башкортстанда «Башкортстан Республикасының иң матур авылы» конкурсы башланып китте. Аны «Башкортстан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе оештыра.
Конкурста катнашу өчен республиканың 5000гә кадәр кеше яшәгән авыллары чакырыла. Катнашу шартларының берсе – авыл халкы җыелышта конкурста катнашу турында карар кабул итәргә һәм муниципаль район җитәкчесенең тәкъдиме булырга тиеш.
Бу хакта тулырак: http://www.asmo-rb.ru/news/glnews/4235-associaciya-sovet-municipalnyh-obrazovaniy-respubliki-bashkortostan-provodit-konkurs-samoe-krasivoe-selo-respubliki-bashkortostan.html