Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
23 июль 2019, 03:57

"Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты буенче түләүсез укытачаклар

Башкортстан санлы икътисад өчен кадрлар әзерләү буенча пилот төбәк булды.

Башкортстан "Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты буенча санлы технологияләргә түләүсез укыту проекты тормышка ашырылачак биш төбәк исәбенә керде. 2019 елда республика укытуга бер мең сертификат алачак, дип белдерделәр мәгълүматлаштыру буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.
"Персональ санлы сертификатлар буенча түләүсез укыту моделен сынап карау өчен сайланган биш төбәк арасында безнең республика да бар. Ел дәвамында Башкортстанга һәрберсе 15 мең сумлык 1 000 сертификат биреләчәк. Кешеләрне "Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты кысаларында федераль бюджеттан бүленгән акчага укытачаклар", - диделәр матбугат хезмәтендә.
https://futurerussia.gov.ru/nacionalnye-proekty/728281
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас