27-28 июльдә Уфада «Акбузат» ипподромы территориясендә «Җәйләү» башкорт кымызы этно-фестивале узачак.
Бәйрәмгә Башкортстанның кымыз җитештерүчеләре җыелачак һәм кымыз ярминкәсенә үзләренең иң яхшы продукциясен алып киләчәк.
Фестиваль кысаларында кымыз ясарга өйрәтү һәм кымыз ясаучыларның конкурсы оештырылачак, анда кымыз ясаучылар үзләренең кымызларын республикада иң яхшысы дип атау хокукына ярышачак.
Оештыручылар Уфада яшәүчеләрне һәм кунакларны матур этно-бәйрәмдә катнашырга чакыра. Программада: кымыз ярминкәсе, этно-маркет, концерт, осталык дәресләре, кымыз-сабантуй уеннары, чын башкорт тирмәләре белән этно-ихата. Кымыз-бар һәм самавыр чәе белән ял урыны һәм стритфуд мәйданчыгы – Ашмаркет ризык фетивале оештырылачак.
Фестивальнең икенче көнендә ТЕРРА БАШКИРИЯ ат спорты турнирының чираттагы этабында ат ярышларын карарга мөмкин.
Фестивальнең төп максаты - «башкорт кымызы» брендын тергезү һәм пропагандалау. Фестиваль ярдәмендә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр һәм кече эшкуарлык белән танышырга мөмкин.
Бәйрәм турында тулырак мәгълүмат https://kumysfest.ru сайтында.
Үткәрү вакыты: 27 июль 12:00 - 21:00 һәм 28 июль 12:00 - 18:00