Кама таңнары
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
24 июль 2019, 15:58

Хабаровскида янә балалар зыян күргән

Бу юлы дәваханәгә 24 баланы китергәннәр.

Хабаровскида фонтан янында уйнаганнан соң, дәваханәгә эләгүче балаларның саны тагын арткан. Алдагы көннәрдә эчәк инфекциясе белән 19 баланы салган булсалар, янә биш сабый нәкъ шундый ук диагноз белән китерелгән.
Табиблар әйтүенчә, дәваханәдә тикшерү үткән 24 балада да бертөрле үк симптомнар — косу, хәлсезлек һәм эч авыртуы күзәтелә.
Бу көннәрдә дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегенә 37 бала китерелә. Төбәк Мәгариф министрлыгы белдерүенчә, алар арасында бик авыр хәлдә ятучылар юк.
Ачыклануынча, балаларның барысы да Ленин исемендәге стадиондагы фонтан янында ял иткән. Белгечләр авыруның чыганагы шунда булу-булмавын тикшерә.
https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: