2019 елда республика «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга 5 миллиард сум юнәлтәчәк.
Республика бюджеты хисабына авария хәлендәге 15 ФАПны алыштырмакчылар. Тагын дүрт фельдшер-акушерлык пункты федераль акчага төзеләчәк. Күп тамырлы бүлекчәләрне җиһазлау өчен 300 млн сумнан артыграк суммага сигез килешү төзелгән. Медицина учреждениеләренә җиһазлар кайтарыла. Онкология бүлекчәләре дә 257 млн сумга җиһазлар алачак.
«Бу атнада Республика онкодиспансерына яңа маммограф кайтты. Балалар онкологиясе үзәген төзүгә проект-смета документациясе эшләнә. Туймазы һәм Дүртөйле шәһәрләрендә ике поликлиника төзелеп бетеп килә, 18 балалар поликлиникасына һәм балалар поликлиника учреждениеләренә капиталь ремонт ясала», — дип сөйләде «Сәламәтлек сәгатендә» сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Максим Забелин.
http://www.bashinform.ru/news/1334075-bashkiriya-v-etom-godu-na-zdravookhranenie-v-ramkakh-natsproekta-potratit-5-mlrd-rubley-/?sphrase_id=10792386