Барлык яңалыклар
Новости
29 июль 2019, 12:32

Балалар – «Краснокама җирендә»

«Кама»да өченче смена ачылды.

17 июльдә «Кама» балалар сәламәтләндерү лагеренда өченче смена ачылды.
Бу юлы заездның темасы «Краснокама җирендә» дип атала. Анда безнең районнан гына түгел, шулай ук Нефтекама һәм Дүртөйле районнарыннан да барлыгы 66 бала ял итәргә килде. Нигездә болар - бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре балалары, опека бүлеге линиясе буенча балалар.
Нефтекама педагогия колледжы һәм Башкорт Дәүләт университеты студентлары балаларның ялын чагу, оригиналь чаралар белән тулыландыра.
Фото:https://vk.com/dol_kama?z=photo-10069741_457246535%2Fwall-10069741_4701
Читайте нас