Башкортстанда 2024 елга тиклем «Cәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында 13 онкологик амбулатор ярдәм үзәге барлыкка киләчәк. Шул ук вакытта 1 июльдән Уфа, Октябрьский, Нефтекама һәм Күмертау шәһәрләрендә дүрт үзәк ачылды һәм алар медицина ярдәме күрсәтә башлады. Болар хакында республиканың сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелин сөйләде.
Ел башыннан Башкортстанда яман шештән үлем күрсәткече 2018 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 2,4%ка кимегән. Ләкин, Забелин әйтүенчә, быел 6 айда яман шеш белән авыру 6,7% арткан.
Яман шеш белән көрәш Русия президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының төп бурычларының берсе булып тора. Алты елда яман шештән үлемне 100 мең кешегә 170 очракка тиклем киметү күзаллана.
http://www.bashinform.ru/news/1334024-v-bashkirii-za-6-mesyatsev-na-2-4-snizilsya-pokazatel-smertnosti-ot-onkozabolevaniy/
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин