Кама таңнары
+28 °С
Облачно
Новости
29 Июля 2019, 08:41

Футбол буенча акция

Июльдән октябрьгә кадәр РФ территориясендә футбол буенча «Уличный красава» икенче Бөтенрусия акциясе үтә.

Июльдән октябрьгә кадәр РФ территориясендә футбол буенча «Уличный красава» икенче Бөтенрусия акциясе үтә. Акциядә 14-15 һәм 16-17 яшьлек үсмерләр катнаша ала.
Моның өчен үзеңнең командаңны җыярга, аны уличныйкрасава.рф сайтында теркәргә кирәк. Команда 7 кешедән – 5 төп һәм 2 запас уенчыдан торырга тиеш.
Заявкалар 1 августка кадәр кабул ителә. Муниципаль этаплар - 15 августтан 11 сентябрьгә, төбәк этаплар – 12-28 сентябрьдә, округ этаплары 29 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр үтәчәк.
Фото: редакция архивыннан.
Читайте нас