Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 июль 2019, 11:23

Халык танылуын алуга тавыш бирү башланды

«Республика намусы өчен» республика конкурсы чираттагы этабына күчте.

«Бердәм Русия» партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе башлангычы белән башланып киткән «Республика намусы өчен» республика конкурсы чираттагы этабына күчте.
Билгеле булуынча, патриотик тәрбияне ныгытуга юнәлтелгән бу фестиваль-конкурс ике форматта уза. Беренче формат – республиканың оешма, предприятие һәм учреждениеләрендә рухи-әхлакый үсеш һәм гражданлык-патриотик тәрбиянең и ң я х ш ы м о д е л ь л ә р е н а ч ы клау. Икенче формат – Башкортстан Республикасының чын ватанпәрвәпләре һәм халык танылуына лаек булган кешеләр өчен рейтинглы тавыш бирү.
Безнең район бу эшкә актив кушылды. Башкача була да алмый, чөнки нәкъ Краснокама районы әлеге чараның «бишеге» булып тора. Бездә ул белем бирү учреждениеләре кысаларында үткәрелсә, «Республика намусы өчен» фестиваль-конкурсында нинди тармакта эш алып баруларына карамастан, тулы коллективлар һәм тормышларында билгеле уңышларга ирешкән аерым кешеләр катнаша.
Бу уңайдан авыл биләмәләрендә волонтёрлар сораунамә үткәрде. 400 бланк әзерләнеп, шунда респондент, үзе фикеренчә, район һәм республикада халык танылуы алырга лаеклы кешеләрне атарга тиеш булды. Иң күп тавыш җыйган кандидат республика дәрәҗәсендәге тавыш бирүдә катнашачак.
«Хөрмәтле дуслар. Без сезне ел саен үтә торган «Республика намусы өчен» фестивале-конкурсында катнашырга: бүген үзенең эше, туган ягына һәм кешеләргә мөнәсәбәте белән зур хөрмәткә лаеклы кешеләргә халык танылуы бирергә чакырабыз. Районыбыз горурланган якташларның исемнәрен атавыгызны, аларның нәрсә белән танылу алулары турында берничә сүз әйтүегезне үтенәбез», - диелә сораунамәдә. Һәм шуннан өч кандидатны тәкъдим итәргә кушыла.
Сораунамә бланклары тикшерелгән, анда аталган фамилияләр район комиссиясе тарафыннан бердәм исемлеккә кертелгән. Ул шактый зур гына: барысы 182 фамилия.
Совет секретаре Алексей Горбачев әйтүенчә, бу кешеләр шушы почетлы исемлеккә керүләре белән халык танылуы алганнар инде. Әмма җиңәр өчен онлайн тавыш җыярга кирәк. Фестиваль- конкурс шартлары буенча, тавыш бирү беренче, район, этабында район гәзитләре сайтларында узарга тиеш.
«Краснокамские зори» гәзите үз сайтында «Опрос» рубрикасы астында «Народное признание» исеменә кандидатлар исемлеген урнаштырды. Тавыш бирү башланып та китте. Бер электрон җайланмадан тәүлегенә бер тапкыр һәм бер кандидат өчен генә тавыш бирергә мөмкин. Хөрмәтле якташлар, тавыш бирүгә актив кушылыгыз! Кандидатларыгызны куәтләгез. Тавыш бирү 15 августка кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Николо-Березовкада волонтерлар сораунамә үткәрә.
Читайте нас: