Кама таңнары
+28 °С
Облачно
Новости
30 Июля 2019, 13:01

«Добрныя» алдагы елга кадәр хушлашты

Узган атнада Яшьләр эшләре буенча комитет каршында эшләүче “Добрыня” лагере ябылды.

Узган атнада Яшьләр эшләре буенча комитет каршында эшләүче “Добрыня” лагере ябылды. Лагерь тормышы якты вакыйгаларга һәм күңелле, файдалы чараларга бай булды.
Көн саен балаларда гомумкешелек сыйфатларын тәрбияләүгә, сәламәт тормыш рәвешен, хезмәт күнекмәләрен формалаштыруга юнәлтелгән чаралар үткәрелде. Алар барысы да ярышлар, конкурслар, викториналар, турнирлар, уеннар һәм театраль тамашалар формасында оештырылды.
Балалар үзләрен өйдәгечә хис итсен һәм күңелле дә, файдалы да ял итсен өчен лагерь хезмәткәрләре нык тырышты.
Читайте нас