Кама таңнары
+28 °С
Облачно
Новости
31 Июля 2019, 10:05

2022 елдан алып Русиядә кәгазь паспорт бирелмәячәк

2022 елдан башлап илдә кәгазь паспорт урынына чиплы пластик карточка һәм мобиль кушымта кулланыла башлаячак.

2020 елда Мәскәүдә электрон паспорт бирү буенча пилот проекты башланачак. Аннан соң ике елдан электрон документлар кәгазь хәлендәгеләрне тулысынча кысырыклап чыгарачак.
Формаль рәвештә шәхесне раслаучы документның электрон концепциясе әлегә расланмаган. Шулай да түбәндәгеләр билгеле:
- электрон паспорт чиплы карточка формасында булачак. Ул тик Русия компонетларыннан торачак һәм ватан программасында эшләячәк. Илебездә җитештерелгән криптографик алгоритмнар кулланылачак. Бу юнәлештә хәвефсеҙлек кәгазь паспортларга караганда югарырак булачак. Әгәр дә сез электрон документны югалтсагыз, аңа берничә секундта блокировка ясарга мөмкин.
- электрон паспорт-карточка 10 ел дәвамында гамәлдә булачак, кәгазь документларны электрон хәлдәгесенә алмаштыру иясе теләгендә башкарылачак.
- башта электрон паспорт алу пошлинасы кәгазь паспорт алгандагы кебек 300 сум тәшкил итәчәк, алга таба исә аның суммасы арттырылачак.
- карточкага өстәмә рәвештә мобиль платформалар өчен кушымталар чыгарылачак. Бу сервис бушлай күрсәтеләчәк һәм аны дәүләт программалаучылары язачак.
Фото: https://click-or-die.ru
Читайте нас