Кама таңнары
+28 °С
Облачно
Новости
31 Июля 2019, 11:37

Табибка язылу өчен мобиль кушымта эшли башлады

Республикада Бердәм медицина порталының «К-Врачу» рәсми мобиль кушымтасы эшли башлады.

Республикада Бердәм медицина порталының «К-Врачу» рәсми мобиль кушымтасы эшли башлады.
Ул «Саулык саклау системасының бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә бердәм цифрлы контур булдыру» милли проекты нигезендә сафка кергән.
Кушымта белән теркәлүсез кулланырга мөмкин. Шәхси кабинетка керү өчен дәүләт хезмәтләре порталының учет язмасы логинын һәм паролен язырга кирәк. Сервис аша үзең ныгытылган медицина учреждениесен исәпкә алып табибка язылырга, шулай ук медицина ярдәме күрсәтү буенча мәгълүмат белән танышырга була.
Шәхси кабинет белгеч табибларның эш тезмәсе белән танышырга; медицина учреждениесе турында белешмә алырга; үзең ныгытылган дәваханә, мотлак страховкалау полисы буенча мәгълүмат; яшәгән урын буенча участок табибын табу; электрон медицина картасын карау мөмкинлеген бирә. «Медицинская карта» бүлегендә 2017 елның 1 гыйнварыннан алып күрсәтелгән бар медицина хезмәтләрен һәм аларның хакын тикшерергә мөмкин.
Мобиль кушымтаны телефонга җыю өчен itunes яки Google play кулланыгыз.
Фото: https://vashgorod.ru
Читайте нас