Республиканың Дәүләт Җыелышы «тахограф» төшенчәсен ныгыту турында закон кабул итте. Документ шулай ук йөк һәм пассажир ташу белән шөгыльләнгән шәхси эшкуарларның һәм юридик шәхесләрнең транспорт чараларына тахографлар куюның мотлак таләпләрен тәсвирлый.
Тахограф бертуктаусыз транспорт чарасының тизлеген һәм маршрутын терки. Ул водительнең кайчан туктавы һәм ял итүе турында да яза. Бар мәгълүмат ныклап саклана, аны төзәтеп булмый.
Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров законга кул куйган һәм документ рәсми рәвештә басылган. «Тахограф» төшенчәсенә бәйләнгән положениеләр быел 1 ноябрьдән үз көченә керәчәк. Законда язылганча транспорт чараларының юл хәрәкәтендә катнашуына рөхсәт бирү тәртибе нормалары 4 августтан эшли башлаячак.
Фото: http://tss52.azgaz.ru/news/ournews/452864082_-2018-/