Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
1 август 2019, 13:13

Иң үрчемлеләре - куянлылар

Ел башыннан Куян авыл биләмәсендә 29 бала туган – һәм бу районда туучылар саны буенча иң зур күрсәткеч.

Икенче урында - 16 сабые белән Николо-Берёзовка. Ә менә Яңа Кабан авыл биләмәсендә бер бала гына туган.
ЗАГС бүлеге начальнигы Альмира Бәхтиева әйтүенчә, районда елның беренче яртысында 95 бала: 46 малай һәм 49 кыз дөньяга килгән. Тугыз бала ялгыз аналар гаиләсендә туган, 14 баланың әтисен туганнан соң билгеләргә туры килгән. Былтыр бу вакытка бер балага күбрәк булган.
Үлүчеләр саны - 194 (былтыр 205). Шуларның 112се – ир-атлар, 82се – хатын-кызлар. Эшкә сәләтле яшьтә 42 ир-ат һәм тугыз хатын-кыз үлгән. Тугыз ир-ат үз-үзенә кул салган, аларга уртача 41 яшь булган. Нәтиҗәдә районда табигый кимү 99 тәшкил иткән. Халык санының табигый артуы Куян һәм Яңа Бура авыл биләмәләрендә генә күзәтелә.
Район буенча уртача гомер озынлыгы игътибарга лаек: ир-атларда - 62, хатын-кызларда 73 яшь: гомумән 66,2 яшь. Ягъни пенсия яшен арттыру белән ир-атларның күбесе бүген пенсиягә кадәр яши алмаячак.
Альмира Фәритовнаның чыгышын шәрехләп, район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин да моңа игътибар итте. «Бөтенләй аз яшибез икән бит, ирләр, - диде ул залда утыручы көчле затларга мөрәҗәгать итеп. – Ә менә хатын-кызлар молодцы».
Ил алдында 2025 елга уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү бурычы куелуын да искә төшерде ул. Һәм бу җәһәттән безгә әле эшләргә дә эшләргә.
Фото: https://news.yandex.ru
Читайте нас: