Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
1 август 2019, 05:53

Владимир Путин Сахалин өлкәсе губернаторы вазыйфасын башкаручы Валерий Лимаренко белән очрашты

Сахалинда табибларның эш хакы 30 процентка арта.

Ил Президенты Владимир Путин Сахалин өлкәсе губернаторы вазыйфасын башкаручы Валерий Лимаренко белән эшлекле очрашу үткәрде.
Валерий Лимаренко Сахалин өлкәсенең социаль-икътисади үсеше хакында сөйләде. Сөйләшүдә төп проблемалар билгеләнде, гомумдәүләт проектларын үтәү мәсьәләләре күтәрелде.
Авария хәлендәге тораклардан кешеләрне күчерү, яңа йортлар төзү, җир бүлү, газ үткәрү, юлларны ремонтлау проблемаларын хәл итү мәсьәләләре үзәккә куелды.
Аерым игътибар сәламәтлек саклау тармагына юнәлтелде. Сахалинда уртача гомер озынлыгы Русия буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк, монда онкологиядән үлем очраклары да күбрәк. Халыкны диспансерлаштыру үтәргә җәлеп итәргә кирәклеге билгеләнде.
Биредә тиешле җиһазларның җитәрлек булуы, ә менә белгечләрнең җитешмәве билгеләнде. Кадрлар мәсьәләсен хәл итү максатында медицина хезмәткәрләренең эш хакын 30 процентка арттырырга карар кылынган.
Очрашуда проблемаларны хәл итү юллары, киләчәккә планнар билгеләнде.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/sakhalinda-tabiblarny-esh-khaky-30-protsentka-arta/
#ВладимирПутин
Читайте нас