"Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга быел 1,44 миллиард сум акча бүленгән, аларның 1,41 миллиард сумы - федераль казнадан.
Ел ахырына кадәр 180 җәмәгать урынын, шул исәптән, 66 парк, 42 сквер, 22 җәяү йөри торган зона, 17 ял итү объектын, 10 мемориаль комплекс, 9 аллея, 7 яр буен, спорт һәм савыктыру мәйданнарын төзекләндерү күзаллана.
Аларның дүрттән бер өлеше (46) – тәү башлап төзелүче объект.
Республика федераль үзәктән өстәмә чаралар да җәлеп итә алды. Бәләкәй, я булмаса тарихи шәһәрләрдә уңайлы мохит булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында Бәләбәй, Бөре һәм Ишембай шәһәрләрен үстерү буенча проектлар җиңүче дип табылды, гомум алганда, 245 миллион сум өстәмә акча җәлеп ителде.
#нацпроекты;#национальныепроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/sh-rl-rebezne-tanymyy-da-toryrbyz-le/