Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
3 август 2019, 12:31

Фәрит Гомәров: "Су чиста"

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча Изәк елгасы пычрану ситуациясен анализлау һәм хакимият органнарының аны бетерү эшен координацияләү өчен төзелгән махсус эшче төркем әлеге вакытта Благовещен районында күрелгән чараларның нәтиҗәләре белән таныша.

Эшче төркемне Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Бәширов җитәкләде.
Аның составына Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитеты, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, контроль һәм күзәтчелек органнары вәкилләре керде.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, Изәк елгасындагы экологик хәл нормальләшә.
"Үткәрелгән мониторинг нигезендә, республиканың барлык халкын, аеруча Благовещен районында һәм Уфада яшәүчеләрне су чиста дип ышандыра алабыз, — дип ассызыклады Фәрит Гомәров.
Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Елена Щекина сүзләренчә, елгага пычраткыч матдәләр эләгү балык үлүенә башлангыч сәбәп булган.
Хәзер хәл контрольдә тотыла.
Башкортстан буенча "Роспотребнадзор" идарәсе урынбасары Галина Пермина сөйләгәнчә, июль дәвамында ведомство "Уфаводоканал" предприятиесен планлы тикшереп торды.
Пробалар алу һәм анализлау хәзер дә дәвам итә. Өстәвенә, туфрак пробалары да җентекләп өйрәнелә.
Читайте нас