Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 август 2019, 16:27

Уфада краннан суны шикләнмичә эчәргә була

Социаль челтәрләрдә Уфадагы эчәр су пычрану турында хәбәр таралды. "Уфаводоканал" бу мәгълүматны кире какты. Үткәрелгән анализларда да әлеге мәгълүмат расланмады. Крандагы су барлык санитар таләпләргә дә туры килә, дип белдерә оешма белгечләре.
Караидел елгасыннан алынган пробаларда да зарарлы матдәләр табылмаган.
Благовещен районы Изәк елгасын пычратуда "Полиэф" предприятиесе гаепләнә. Елгага калдыклар чыгарылган урын ачыкланган, торбалар ябылган.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча Изәк елгасы пычрануга бәйле хәлне җентекләп анализлау һәм аны бетерү буенча хакимият органнары эшен координацияләү өчен махсус эшче төркем төзелде.
Аны Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Бәширов җитәкли.
Алар көн дә Изәк елгасында суны даими тикшереп тора. Бүген эшче төркем Благовещен районына эш сәфәре белән чыкты. Алар анда эшләнгән эшләрне тикшерә.
Теглар:уфаэчәр су
Читайте нас: