Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
4 август 2019, 08:35

Благовещен районында "акыллы дамба" урнаштырылды

Благовещен районында елгага химикатлар агызылган урында "акыллы дамба" урнаштырылды.

Благовещен районында елгага химикатлар агызылган урында "акыллы дамба" урнаштырылды. "ПОЛИЭФ" заводы янындагы инцидентны бетерү барышы белән республика җитәкчесе Радий Хәбиров тарафыннан оештырылган эшче төркем әгъзалары танышты. Пычраткыч матдәләр агызылган урында ком дамбасы төзелгән, җир астында иң яхшы герметиклыкны тәэмин итә торган 2 метр тирәнлектәге махсус гидроизоляция пленкасы – мембрана урнашкан.
Гидротехник корылманы урнаштыру нәтиҗәсендә Уфа су алу зонасына пычрак су агуны бетерүгә ирешелде. Су, туфрак һәм төп катламнарның пробаларын анализлау дәвам итә, белгечләр сүзләренә караганда, зарарлы кушылмалар кимеде. Ә "ПОЛИЭФ" заводы ташландыкларны бетерү буенча барлык чыгымнарны үз өстенә алырга әзер.
Тикшерү көндез дә, төнлә дә туктамый. Насосларның өзлексез эшен смена хезмәткәрләре күзәтеп тора.
Дмитрий Котин, «ПОЛИЭФ» җәмгыятенең хезмәтне саклау, сәнәгать куркынычсызлыгы һәм экология буенча директоры: "Суны суырту безнең предприятиенең чистарту корылмаларына бара, арытаба кабат чистартыла һәм шуннан соң гына чыгарыла".
Химик матдәләр аккан урында "ПОЛИЭФ" хезмәткәрләре комлы дамба урнаштырды, әмма моның белән генә чикләнмәделәр, җир астына махсус мембрана урнаштырганнар.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров: "Су чиста, үтә күренмәле, төбе күренеп тора. 8 километрлы участокта да, аннан да югарырак та тере маймычлар бар".
Суга мониторинг Уфага Изәк елгасы койган урында да үткәрелә, анда Уфа суүткәргече өчен су алына. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында бу участокка зарарлы матдәләр эләкмәде, дип белдерделәр. Хәзерге вакытта "ПОЛИЭФ" предприятиесе тарафыннан рөхсәтсез ташлануны тикшерү белән табигатьне саклау прокуратурасы шөгыльләнә. Элегрәк төбәк җитәкчесе зыянны компенсацияләүгә ирешәчәк, ә бу хәлне яшергән түрәләр җәзага тартылачак, дип белдергән иде.
Читайте нас