Кама таңнары
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
5 август 2019, 12:05

Теннис уйныйбыз

Быелгы һава торышы балаларга урамда, спорт мәйданчыгында уйнарга комачауласа да, авыл клубы һәм китапханәсе ишекләре аларга һәрвакыт ачык.

Җәйге каникул Яңа Хаҗи авылында бик матур башланып китте. Ул 1 июньдә Балаларны яклау көненә багышланган балалар Сабантуе белән ачылды.
Быелгы һава торышы балаларга урамда, спорт мәйданчыгында уйнарга комачауласа да, авыл клубы һәм китапханәсе ишекләре аларга һәрвакыт ачык. Беренче июльдән монда “Күңелле клоун” балалар мәйдәнчыгы эшли башлады. Балалар күңелле һәм файдалы ял итсен өчен хезмәткәрләр бар көчен салалар. Аларга төрле чаралар оештырыла: спорт уеннары, конкурслар, викторина, турнирлар, асфальтка рәсем төшерү, “хәзинә” эзләү, әкият геройларын сәхнәләштерү, урманга сәяхәт, иҗат сәгатьләре һәм төрле темаларга әңгәмә.
Шушы чараларны үткәрү өчен район тарафыннан төрле өстәл уеннары, спорт инвентаре, татлы призлар бүленде. Ә иң сөендергәне балалар һәм яшьләр күптән көткән теннис өстәле булды.
Балалар кәнагать булып, яхшы кәеф белән йөриләр мәйданчыкка.
Читайте нас: