Кама таңнары
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
7 август 2019, 12:07

Минем гаиләм - минем терәгем

Иске Мошты авыл китапханәсендә “Минем гаиләм - минем терәгем” дип аталган рәсемнәр конкурсы узды.

Конкурста китапханәгә йөрүче балалар катнашты. Рәсемнәрне тикшергәндә алар гаиләләре белән таныштырды, якыннарының тормышларында нинди әһәмияткә ия булуын сөйләде.
Шунысы сөнечле, балалар гаилә турында дөрес күзаллыйлар, димәк, әти-әниләр гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү өстендә эшлиләр.
Тагын да шушы көннәрдә китапханәдә “Тамаша” журналына күзәтү ясадык - башкорт мәдәнияте йолдызлары турында сөйләштек. Чара барышында балалар танылган шәхесләрнең фотоларын карады, мәкаләләр һәм интервьюлар укыды.
Журналда Театр елына багышланган, тамашачыларны быел көткән чаралар, премьералар турында метриаллар да бар.
Театр – режиссер яисә рәссам үз идеяләрен тормышка ашырган урын ул. Һәр актер үз ролен башкара, һәм алар кешеләрне уйланырга, сокланырга, ниндидер нәтиҗәләр ясарга этәрә.
Мөмкинлек чыккан саен театрга йөрергә кирәк икән дигән нәтиҗәгә килде журналга күзәтүне тыңлаучылар. Чөник рухи азык эчке дөньябызны баета, тулыландыра гына бит ул.
Читайте нас: