Кама таңнары
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
7 август 2019, 13:18

Җәй – укый торган вакыт

Яңа Нугай модельле китапханәсендә «Кызыксынучаннарның төп юлдашы» дип аталган дәрес узды.

Җәй көннәре ял итүләрдән, юл йөрүләрдән, очрашулардан гына тормый, ул - укыр һәм белемеңне арттырыр өчен дә бер дигән вакыт! Нәкъ китапханә балаларның җәйге каникулларын маҗаралы сәяхәткә әйләндерә.
Яңа Нугай модельле китапханәсендә «Кызыксынучаннарның төп юлдашы» дип аталган дәрес узды. Төп китапханәче балаларны китапханәдә «яшәүче» балалар энциклопедияләре белән таныштырды, махсус китап күргәзмәсе әзерләде. Балаларга белешмә әдәбиятның төрләре - энциклопедия, сүзлек, белешмәлекләр – турында сөйләде.
Чараның максаты белешмә әдәбиятка кызыксыну арттыру һәм аннан кулланырга өйрәтү иде. Энциклопедияләрдә балалар еш биргән «ни өчен?» соравына меңләгән җаваплар тупланган.
Балалар белән практик занятие оештырылды. Аларга биремнәр һәм сораулар бирелде, һәм аларга җавапларны алар үзаллы энциклопедияләрдә таба алды.
Теглар:яңа нугай
Читайте нас: