Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
8 август 2019, 11:29

"Бер тәрәзә" бик уңайлы

БР Хөкүмәте утырышында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров, аларның илдә иң яхшылардан булуын теләп, күпфункцияле үзәкләрдә ремонт эшләрен тәмамларга кушты.

Безнең райондагы күпфункцияле үзәкне киңәйтергә, матурларга җыеналар дип сөйлиләр. Нефтекамадагы күпфункцияле үзәкне үрнәк итеп алсак, Николо-Берёзовкадагысы әлегә кызганыч пародия генә шул. Юк, алай күрсәткән хезмәтләренә тел-теш тидерерлек түгел, эш шартларын гына искә алуым.
Беренчедән, урын кысык анда. Шәһәрдә һәр хезмәткәрнең үз кабинкасы бар, ул шунда клиенты белән аралаша, һәм беркем дә берсенә дә комачауламый. Икенчедән, бездә электрон чират, инфомат һәм табло юк. Әлегә хезмәткәрләр кулдан электрон чират алып барылган бүлмәгә чиратлап чыгалар һәм чират санын кәгазьгә язалар. Аннары чират номерын үзләре үк кычкырып әйтеп утыралар. Ә шәһәрдә чират санын инфомат күрсәтә, автомат кычкырып әйтә, шунда ук чират таблода да чыга.
Күпфункцияле үзәктә, дәүләт пошлинасын түләр өчен, банкомат куелса да яхшы булыр иде. Әлегә моның өчен күршедәге Сбербанк бинасына йөгерергә туры килә. Өстәвенә банк алтыга кадәр генә эшли, җитмәгәненә бердән икегә кадәр төшке ашка да ябыла. Ә күпфункцияле үзәк җидегә кадәр эшли. Әйткәндәй, Сбербанк якын булса да, шәһәрдәге МФЦда банкоматлар тора.
Әлбәттә, районда шәһәрдәге кебек чиратлар юк. Мәсәлән, Уфада без чиратыбызны бер сәгатьтән артык көттек. Әмма районда да барысы да тиешенчә һәм заманча корылса, ничек шәп булыр иде.
Ә бит “бер тәрәзә” дигәннәре бик уңайлы булып чыкты. Хәзер теркәлү-пропискадан төшү, паспорт бирү ише эшләр дә күпфункцияле үзәк аша башкарыла икән. Ә Радий Хәбиров республикадагы МФЦ хезмәткәрләренә төбәкләрдә кулланылган иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнергә һәм шуларны республикада кертергә киңәш итте.
Мәсәлән, Мәскәүдә шундый хезмәт керткәннәр: әгәр дә син медицина анализлары тапшыргансың икән, алар артыннан шәһәр поликлиникасына барып йөрисе юк, алар электрон почтага киләчәк. Әлегә бездә бу хезмәтне түләүле клиникалар гына күрсәтә.
Читайте нас